news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы үзәк хастаханәсенә баш табиб билгеләнде

Ул Аксубай район үзәк хастаханәсендә медицина буенча баш табиб урынбасары булып 24 ел эшләгән.

Аксубай районы үзәк хастаханәсенә баш табиб билгеләнде

(Аксубай, 28 июль, "Татар-информ",  "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай район үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп Марсель Ислямов билгеләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Камил Гилманов районга Аксубай үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп Марсель Ислямовны тәкъдим итте. Ислямов Марсель Ирек улы 1967 елның маенда Иске Татар Әдәмсуы авылында укытучылар гаиләсендә туган.

Аның хезмәт биографиясе Киров исемендәге туган колхозында тракторчы буларак башлана. 1988 елда хәрби хезмәтен тутырып кайткач, Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультетына укырга керә. Ул анда колхоз стипендиаты буларак укый. 1994 нче елда районга эшкә кайта. Аксубай район үзәк хастаханәсендә ярты ел эшләгәч, аны медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары итеп билгелиләр. Әлеге вазифада ул 24 ел эшли.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул кул астындагыларга һәм хезмәттәшләренә карата максатка омтылучан, принципиаль, пациентлар арасында да игътибарлы булуы белән абруй казанды.

– Марсель Ирек улы үзен яхшы оештыручы, заманча медицина технологияләрен куллана торган дәвалау эшен грамоталы башкаручы буларак тәкъдим итте, – дип белдерде район башлыгы һәм аңа яңа вазифада уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100