news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы Яңа Ибрай авылында капиталь ремонттан соң плотинаны ачтылар

Плотинасына капиталь ремонтлау “Татмелиорация“гә 4 миллион сумга төшкән

(Аксубай, 27 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай районы Яңа Ибрай авылында мелиоратив һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау һәм модернизацияләү буенча республика программасы кысаларында капиталь ремонтлаудан соң плотинаны ачтылар, дип яза җирле басма.

Яңа Ибрай плотинасын авыл уртасындагы сулыкта капиталь ремонтладылар, дамбаны ныгыттылар, плотина нигезенә карьер туфрагын, аның өстенә вак таш юлын салдылар, күперчекне монтажладылар.

Үзенең төп билгеләнешеннән тыш, модернизацияләнгән су корылмасы авылның ике ягын тоташтыручы ышанычлы юл булып та хезмәт итәчәк. Һәм авыл халкы өчен бу зур вакыйга булды – сулык янында, яңартылган объект белән сокланып, олысы да, кечесе дә җыелды.

Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кабиров плотина төзүнең мөһим булуын билгеләп үтте, шулай ук 200 мең сумга бәяләнгән проект документлары үзара салым акчасына әзерләнүен, ә плотинаны капиталь ремонтлау аксубайлы – “Татмелиорация“ Траст компаниясе ААҖ генераль директоры, арабыздан китеп барган Әнвәр Мәхмүт улы Җәлаков ярдәме белән мөмкин булуын да ассызыклады.

2015 елда аның ярдәме белән Яңа Ибрай авылында чишмәне төзекләндерделәр. Аны ачу тантанасында Әнвәр Мәхмүт улы бу урынның яшь чагында иң яраткан урыны булуын бәян итте, чөнки аның әнисе бу авылдан булган. Шул ук көнне авыл уртасында плотинаны төзекләндерү фикере дә туды.

– Әнвәр Мәхмүт улы тәкъдиме чынга ашты, плотина сезгә озак еллар хезмәт итсен, чөнки бу – гидротехник корылма гына түгел, авылның янгынга каршы иминлеге дә, – дип билгеләп үтте ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – “Татмелиорация“- нең хәзерге җитәкчесе – күп тапкыр безнең районга килеп ГТК ремонты барышын күзәткән якташыбыз Рөстәм Сөнгәтуллинның ярдәме дә мөһим.

Гадәт буенча плотина ачылу уңаеннан җирле мәчет имамы Фазыл Шәяхмәтов дога укыды.

Су объектын ачу тантанасына кайткан “Татмелиоводхоз“ Идарәсе“ ФГБУ капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Рәшид Хәфизуллин билгеләп үткәнчә, Яңа Ибрай авылы плотинасына капиталь ремонт, ә дөресрәк әйткәндә – аны төзү, “Татмелиорация“гә 4 миллион сумга төшкән.

Бу су объекты авыл халкы өчен ял урыны да булачак, өстәвенә сулыкта балык күп – буш вакытларында кешеләр монда балык тотарга килә. Ә кышын җирле бала-чага монда хоккей уйный алачак. Һәм яңа объектка як экологиясен бозмыйча, ярларны чүп-чар белән тутырмыйча сакчыл карарга өндәде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100