news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы Урмандеевода авыл җирлеге бинасы торгызыла

Хезмәткәрләр өчен эш урыны шартлары да, йомышы төшеп килүчеләрне кабул итү дә күпкә уңайлырак һәм яхшырак булачак.

(Аксубай, 22 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Башкарма комитетлар объектларын төзү буенча республика программасы кысаларында Урмандеевода авыл җирлеге бинасы торгызыла, дип яза җирле басма.

Кыска вакыт эчендә төзүчеләр бинаны күтәреп, төп эшләрне башкардылар, су керттеләр, “Уңайлы мохит“ программасы кысаларында керү юлын пандус белән җиһазладылар.

Авыл җирлеге бинасы территориясенә туфрак кертеп, яшел чирәм чәчтеләр, барлык төзелеш эшләре тәмамлануга чәчәкләр утыртырга ниятлиләр, үсентеләр әзер инде.

Бүген белгечләр электр җиһазлары урнаштыру, канализация системасын сузу, койма белән әйләндереп алу, авыл җирлеге территориясен төзекләндерү белән мәшгуль, берүк вакытта газ челтәренә тоташу мәсьәләсе дә хәл ителә.

Авыл җирлеге бинасының пәйда булуы бу төбәк өчен үзенчәлекле тарихи гаделлек. Нәкъ менә Урмандеевода советлар чоры башында ук авыл советы урнашкан булган, администрация Савгачка сиксәненче еллар башында күчкән. Җирле хакимият бинасы авыл уртасында, авыл мәдәният йортына каршы урын алды.

Хезмәткәрләр өчен эш урыны шартлары да, йомышы төшеп килүчеләрне кабул итү дә күпкә уңайлырак һәм яхшырак булачак. Авыл җирлеге башлыгы (депутатлар корпусына киңәшмәләр үткәрү өчен дә урын җитәрлек), аның урынбасары, белгечләр өчен иркен, якты бүлмәләр булдырылган.

Архив өчен дә урын бар, шулай ук санузел, вестибюль, аерым ишек белән газ казаны бүлмәләре дә каралган. Һәр көнне мөһим объектта төзүчеләр, бюджет оешмалары хезмәткәрләре, шул исәптән авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре, авыл язмышына битараф булмаган кешеләр хезмәт куя.

Без килгәндә авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев ярдәмгә килгән авыл кешеләре белән бергә тимер койма урнаштыру белән мәшгуль иде.

– Авыл кешеләре объектның ачылуын түземсезлек белән көтәләр, – дип сөйли муниципаль берәмлек җитәкчесе. – Һәм алар һәр этапка үз өлешләрен кертергә тырышалар. Ярдәм иткәннәре өчен ихластан рәхмәт әйтәсе килә. Авыл кешеләренең тормышын яхшырту, авылны төзекләндерү буенча планнарыбыз киләчәктә дә зур безнең.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100