news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы урамнарында утлап йөргән кәҗәләр зыян сала

Алар аллеяларга, район оешмалары хезмәткәрләре тырышлыгы белән булдырылган матурлыкка – чәчәк түтәлләренә зыян салалар.

(Аксубай, 10 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Район үзәге территориясендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозу мәсьәләсе Аксубай бистәсе өчен бүген дә баш бәласы булып тора. Район хакимияте һәм бистә советы утырышларында бу тема бер генә тапкыр күтәрелмәде. Хәл уңай якка үзгәрде үзгәрүен – нәкъ менә район үзәге урамнарында утлап йөргән кәҗәләр саны узган еллардагыдан күпкә кимеде, дип яза җирле басма.

Әмма проблема кала бирә: сыерларның, сарыкларның һәм кәҗәләрнең район урамнары буйлап кына түгел, үзәк урамнар буйлап та ирекле утлап йөрүләрен еш күрергә була. Алар аллеяларга, район оешмалары хезмәткәрләре тырышлыгы белән булдырылган матурлыкка – чәчәк түтәлләренә зыян салалар.

Хезмәткәрләр быелгысы озакка сузылган язда чәчәкләрне бик авырлык белән генә үстерделәр, кырау төшеп аларның күбесе болай да юкка чыкты. Хәтта аларны кабат-кабат утыртырга туры килде. Чәчәк үстерү, түтәлләрне тиешенчә тоту күп көч таләп итә. Район оешмалары хезмәткәрләре чәчәк түтәлләрен көзгәчә тәрбиялиләр.

– Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар белән җитди эш алып барыла – шәхси терлекләре булган дистәләгән хуҗа административ җәзага тартылды, – дип сөйли шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе Владимир Кононов.

– Алга таба да әлеге маддә буенча контрольне көчәйтәчәкбез, иректә утлап йөргән мал ияләрен ачыклап, аларны штрафка тартачакбыз. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мал асрау хуплана, әмма җәмгыятькә зыян китермичә генә.

Намуслы хуҗалар терлекләрен урамга чыгарып җибәрмиләр. Аларны көтүгә куалар яки үз участокларында бәйдә асрыйлар. Ә терлекләрен иреккә чыгарып җибәргән мал хуҗалары аларның табигатькә нинди зыян салулары хакында уйлап та карамыйлар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100