news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районы Тахталы авылында Яңа ел көнендә фельдшерлык пунктын ачтылар

ФАП төзелеше өчен республика бюджетыннан 2,9 миллион сумнан артык акча күчерелгән.

 (Аксубай, 31 декабрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Бүген Аксубай районы Тахталы авылында фельдшерлык пунктын ачтылар. Ул "Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү" программасы буенча төзелгән. Бу турыда җирле басма сайты хәбәр итә.

ФАП төзелеше өчен республика бюджетыннан 2,9 миллион сумнан артык акча күчерелгән. Биредә пациентлар өчен уңайлыклар тудырылган. Гомуми мәйданы 62,5 кв.м. булган ФАП торак пунктта яшәүче 301 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Район башлыгы Камил Гыйльманов, башкарма комитет җитәкчесе  Анатолий Горбунов, Аксубай Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рөстәм Әхмәтшин, шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы да авыл халкын истәлекле вакыйга белән котларга килгән иде.

Яңа заманча медицина учреждениесе кирәкле аппаратура һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot