news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы советының эшмәкәрлеккә кагылышлы утырышы узды

Советка районның күзәтчелек органнары вәкилләрен, эшмәкәрләрне, авыл җирлекләре башлыкларын чакырдылар.

(Аксубай, 5 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай районы советының эшмәкәрлеккә кагылышлы утырышы район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов катнашында үтте, дип яза җирле басма.

Советка районның күзәтчелек органнары вәкилләрен, эшмәкәрләрне, авыл җирлекләре башлыкларын чакырдылар.

– Районда кече бизнес белән беррәттән фермерлык, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, җитештерү белән шөгыльләнүче эшкуарлар эшчәнлеге дә уңышлы үсеш алган. Кече эшмәкәрлек вәкилләренә дәүләт грантлары сыйфатында ярдәм күрсәтелә, район да ягада калмый – бездә эшкуарларга юл ачык, бары тик эшләргә теләк кенә булсын, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Район прокуроры Эдуарт Хираҗев үз чыгышында прокуратура органнарының эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен яклавы хакында сөйләде. Россия авылхуҗалыгы үзәгенең Татарстан буенча идарәсенең Баш дәүләт инспекторы Салават Фәтхетдинов кече бизнес субъектларын тикшерү барышында килеп чыккан төп хокук бозулар һәм канундагы үзгәрешләр хакында бәян итте. Яңа Кармәт авыл җирлеге мисалында авылда эшкуарлыкны үстерү турында аның башлыгы Илсур Шакиров сөйләде. Үз эшен яңа башлаган фермер Григорий Маланчев җирдә эшләү тәҗрибәсе, эшчәнлеге, фермерлык эшенә кагылышлы проблемалар һәм мөмкинлекләр белән бүлеште. Кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чаралары турында Бизнес-инкубацияләү үзәге – Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм фонды җитәкчесе Вадим Мясников хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100