news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы прокуроры гражданнарны күчмә кабул итү оештырды

Интернатта даими яшәүче гражданнарга да, оешма хезмәткәрләренә дә район прокурорына шәхси мөрәҗәгать итү мөмкинлеге туды.

(Аксубай, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай районы прокуроры Эдуард Хираҗев “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йорты“ социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә гражданнарны күчмә кабул итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чарада шулай ук Пенсия фонды, районның социаль хезмәтләре җитәкчеләре, районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе, район хастаханәсе вәкилләре катнашты.

Интернатта даими яшәүче гражданнарга да, учреждение хезмәткәрләренә дә район прокурорына шәхси мөрәҗәгать итү мөмкинлеге туды. 

Моннан тыш, прокурор интернатның хезмәт коллективы алдында гамәлдәге канунга кагылышлы аңлатмалар белән чыгыш ясады. “Нежность“ КСЦОНда социаль хезмәтләр алучылар белән район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина очрашты.

Билгеле булганча, Аксубайның социаль учреждениесе Татарстанның моңа охшаш учреждениеләре арасында абруй казанган – социаль хезмәтләр тәҗрибәсе белән уртаклашыр өчен бирегә Яр Чаллы, Казан, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән, Тукай, Чирмешән районнарыннан киләләр, әйтергә кирәк, күпләр бер генә тапкыр килми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100