news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы оешмалары хуҗалыкларга яфраказык әзерләргә ярдәм итә

Июль уртасына районның җәмәгать көтүе өчен 120 тоннага якын яфрак азык әзерләнгән.

(Аксубай, 29 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекләр өчен тупас һәм сусыл азык белән бергә хуҗалыкта яфрак азык, дару үләннәре дә әзерлиләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу эштә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре шефлык ярдәме күрсәтәләр.

Урман продукциясен бозаулар бик теләп ашыйлар. Белгечләр раслаганча, туклыклылыгы буенча агачларның дөрес киптерелгән яфраклары болын печәненнән калышмый. Алар кальций чыганагы булып тора һәм хайваннар организмы өчен кирәкле булган каротинга бик бай.

Саф һавада эшләү оешма вәкилләренә дә күңелле – кошлар җырлый, урман җиләкләре исе килә. Уртак эш, өстәвенә, коллективтагы микроклиматка да уңай йогынты ясый. УСХиП мәгълүматларына караганда, июль уртасына районның җәмәгать көтүе өчен 120 тоннага якын яфрак азык әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100