news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы механизаторы Илнар Җамалетдинов чәчү эшләре буенча икенче урынга чыкты

ДМС-9 чәчү комплексын таккан Нью-Холландта ул 1144 гектарга сабан культуралары чәчкән.

(Аксубай, 20 май, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районының чәчү комплекслары арасында 5 көнлек эш нәтиҗәләре буенча “Аксу Агро“ АФ механизаторы Илнар Җамалетдинов икенче урынга чыкты, дип яза җирле басма.

ДМС-9 чәчү комплексын таккан Нью-Холландта ул 1144 гектарга сабан культуралары чәчкән. Югары нәтиҗәгә ирешкәне өчен район башлыгыннан Рәхмәт хаты һәм бәйге шартлары буенча акчалата премия алды.

Лаеклы бүләкне Илнар Җамалетдинов эш урынында иң ерак кырларның берсендә – Нурлат районы чигендә бодай чәчкән вакытта алды. УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов нәтиҗәле эше өчен механизаторның кулын кысып Рәхмәт хаты һәм премия тапшырды.

– Үз алдыгызга куелган бурычны сез яхшы беләсез – мул уңыш алу өчен чәчүне кыска вакытта тәмамларга кирәк, – дип белдерде җитәкче. – Чын күңелдән эшегездә уңышлар телим.

Илнар Җамалетдинов – Иске Ибрай авылында яши. Яшь механизатор ел саен басу-кырларда хезмәт куеп, игенчелектә тәҗрибә туплый. Азык җитештерүдә, чәчүдә, чәчүлекләрне эшкәртүдә төрле маркадагы тракторларда эшләргә өлгергән инде. Кышкы чорда сөт комплексында хезмәт куя – терлекләргә азык кертә. Аның намуслы хезмәт нәтиҗәсе хезмәткәрнең осталыгы, уңганлыгы турында сөйли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100