news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районы мәктәпләрендә “Экстремизмга-юк!“ бердәм дәрес үтте

Толерантлык һәм үзара хөрмәт кенә террорчылыкның социаль базасы үсешен кисәтү мөмкинлеге бирә.

(Аксубай, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары").  Аксубай районы мәктәпләрендә “Экстремизмга-юк!“ бердәм дәрес үтте, дип яза җирле басма.

Аксубай лицееның 11 сыйныфында ачык дәрес террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова һәм прокурор урынбасары Лариса Горожанкина катнашында үтте. Дәресне сыйныф җитәкчесе Светлана Пахомова алып барды. Укытучы балаларга террорчылык сүзенең нәрсәне үз эченә алуы, аның төрләре һәм үзеңне ничек тоту кагыйдәләре хакында сөйләде. Дәрес терактлар китереп чыгарган фаҗигале нәтиҗәләрне тасвирлаган слайдлар һәм видеоматериаллар белән үрелеп барды.Чара тәмамлангач, террорчылык корбаннарын искә алып, хәтер шәмнәре кабыздылар, күккә шарлар очырдылар.

Календарьдә матәм көне – ул безнең барыбызга да уяулык күрсәтүнең мөһимлеген һәм җаваплылык турында онытмауны искәртеп тора. Толерантлык һәм үзара хөрмәт кенә террорчылыкның социаль базасы үсешен кисәтү мөмкинлеге бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot