news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр

Бүгенге көнгә көзге культураларны тукландыру 1200 гектардан артык мәйданда үткәрелгән.

 (Аксубай, 22 апрель, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Бу атнада Аксубай районы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр, дип яза җирле басма.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә көзге культураларны тукландыру 1200 гектардан артык мәйданда үткәрелгән (барлыгы 12,5 мең гектардан артык мәйданда әлеге агрочараны үткәрү планлаштырыла). Өч мең гектардан (планда каралган 14,5 меңнән артык гектардан) күбрәк мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландыру үткәрелгән. Әмма һава торышы үз шартларын куя – яңгырларга бәйле кыр хезмәтчәннәренә эш процессына төзәтмәләр кертергә туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot