news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районы игенчеләре бөртекле культураларны җыеп алуны уңышлы тәмамладылар

Барлыгы 94017 тонна ашлык суктырылган.

(Аксубай, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районы игенчеләре бөртекле культураларны җыеп алуны уңышлы тәмамладылар, дип яза җирле басма.

Бөртекле культуралар (бөртеккә кукуруздан тыш) 35873 гектар мәйданнан җыеп алынган, гектарыннан уртача уңыш 26,2 центнер тәшкил иткән. Шулай итеп, 94017 тонна ашлык суктырылган. Район кырларында шикәр чөгендерен казып алу эшләре югары темп белән бара.

“Аксу Агро“ агрофирмасында бу культура 3000 гектардан артык мәйдан били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенгесе көнгә 300 гектар мәйданнан 7500 тонна татлы тамыр казып алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot