news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы хокук саклаучылары узган елга нәтиҗә ясады

Район башлыгы кайбер юнәлешләрдә эшчәнлекне ныгытырга кирәклеген искәртте.

Аксубай районы хокук саклаучылары узган елга нәтиҗә ясады
aksubayevo.ru

(Аксубай, 19 гыйнвар, "Татар-информ", "Аксубай танары", Людмила Жаренова). Аксубай районы хокук саклаучылары узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Аксубай районы буенча идарәсенең еллык хисап утырышы район башлыгы Камил Гилманов, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Штаб инспекциясе баш инспекторы Александр Сергеев, Аксубай район суды рәисе Альбина Никитина, прокуратура һәм тикшерү комитеты вәкилләре катнашында үтте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча идарәсе җитәкчесе Илгиз Алмакаев узган ел эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.

Полиция хезмәткәрләре эшчәнлегендәге уңай яклар һәм кимчелекләр хакында үз фикерләрен Альбина Никитина, район прокурорының урынбасары Лариса Горожанкина җиткерде.

Район башлыгы исә үз чыгышында җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм хокук бозулар буенча профилактика эшчәнлеге алып барылуын билгеләп, кайбер юнәлешләрдә эшчәнлекне ныгытырга кирәклеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100