news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы хезмәтчәннәре печән әзерләү бурычын уңышлы башкарган

Механизаторлар кичләрен һәм иртәләрен кырларны гербицидлар белән эшкәрткәннәр.

(Аксубай, 16 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районы игенчеләренең иң мөһим мәшәкатьләренең берсе – көтүләр өчен печән хәзерләү. “Восходящая заря“ агрофирмасы филиалының “Майна“ бүлеге хезмәтчәннәре бу бурычны уңышлы башкардылар. Агрегатлар кырда эшли әле – предприятие хезмәткәрләре өчен печән хәзерлиләр, дип яза җирле басма.

Бу бүлектә төрле яшь төркемендәге 800 баш мөгезле эре терлек асрала. 150 тонна тупас азык хәзерләнгән. Процесс күп көч таләп итүчән, авыр булды.
– Беренче чабым печәне кыш чыгу өчен җитәргә дә мөмкин, – дип аңлатты бүлек управляющие Илһам Камалов. – Сусыл азык – сенаж, силос төп рационны тәшкил итәчәк.

Соңгы көннәрдә – кыска вакытлы яңгырлар эшне бераз тоткарлады. Игенчеләр – чын хезмәтчәннәр. “Яшел“ уракның һәр катнашучысы берничә операция башкарды. Күпьеллык үләннәрне чабуда Андрей Кондратьев эшнең зур күләмен башкарды. Егеткә 25 яшь тә тулмагач әле, ә ул тәҗрибәле игенче сыман хезмәт куя. Сезон башыннан МТЗ-82дә ул үзе чабып, киптерелгән үләнне пресслады һәм складка да салды. Аның әтисе, Павел Кондратьев күпьеллык үләннәрне печәнгә дә чапты, бүгенгесе көнгә кадәр – терлекләр өчен яшел азыкка да, һәм ваклатылган яшел массаны терлекләргә тарата. Николай Харитонов печән ташыды.

Аннан тыш, бу механизаторлар кичләрен һәм иртәләрен кырларны гербицидлар белән эшкәртергә дә өлгерделәр. Прессланган печәнне төяүдә һәм складка салуда МТЗ-82дә Госман Гәйфетдинов эшләде. Ул шулай ук үзенең агрегатында чапкан печән теземнәрен пресслауга әзерләде.

– Механизаторлар үз эшләренә җаваплы карыйлар. Эшләре күп аларның, – дип сөйли Илһам Камалов. – Печән хәзерләүдән соң алар чиста пар участокларын эшкәртә башладылар, ә чабым тәмамланганнан соң күпьеллык үләннәр участокларын сөрә башлаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100