news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы фермерлары конференциясендә киләчәккә бурычлар куелды

Конференция барышында Татарстан фермерлары съездына делегатлар тәкъдим ителде һәм сайланды.

Аксубай районы фермерлары конференциясендә киләчәккә бурычлар куелды
aksubayevo.ru

(Аксубай, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районы Яңа Ибрай авылы мәдәният йортында фермерлар конференциясендә 2018 елга нәтиҗә ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр. Бу турыда район басмасы яза.

Аның эшендә фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның башка хезмәт вәкилләре катнашты.

Конференциядә катнашучылар иң элек уңышлы эшләп килүче фермерлар тәҗрибәсе белән танышты. Чара исә Иске Ибрай авылындагы Марат Сафин КФХ базасында башланып китте. Әлеге КФХ – районда тотрыклы үсеп килүче хуҗалыкларның берсе.

Конференциядә катнашучыларга әлеге фермерны тәкъдим итеп, район башлыгы Камил Гыйльманов эшмәкәрләргә хас характер сыйфатларын билгеләде: максатка ирешүдә үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек һәм зирәк фикер йөртә белү. Чарага җыелучыларны сәламләгәннән соң, хуҗа кеше кунакларны үзенең хуҗалыгы белән таныштырды.

Конференция барышында шәхси затлар тарафыннан сөт тапшыру мәсьәләләре дә каралды. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, сөт кабул итү шартларына тукталып, сөт җыючыларның соңгы җыелышында чыгарылган карар нигезендә районда сөт бәясе литры 23 сумнан да түбән булмаска тиеш икәнлеген искәртте.

Конференция барышында Татарстан фермерлары съездына делегатлар тәкъдим ителде һәм сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100