news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы буенча тулаем савым күләме 77 тонна тәшкил итә

Үткән елның шул ук чорында тулаем савым күләме 75 тоннадан артык булган.

(Аксубай, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен сөт – аны сатудан хуҗалык казнасына табыш китерә торган төп продуктларның берсе. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең товарлыклы-сөтчелек фермаларында моны яхшы аңлыйлар һәм савым күләмен арттыру өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшлиләр. Район буенча тулаем савым күләме 77 тоннадан артыкны тәшкил итә, дип яза җирле басма.

Үткән елның шул ук чорында тулаем савым күләме 75 тоннадан артык булган. “Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалы терлекчеләре яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Агрофирмада бу көннәрдә 19 тоннага якын сөт савып алына.

Үткән ел белән чагыштырганда бу 152 процентны тәшкил итә. “Аксу Агро“ агрофирмасында тулаем савым күләме – 28 тоннадан артык, үткән ел күрсәткеченә карата 111 процентны тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100