news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районы башлыгы терлекчелек фермаларында эшчеләр белән очраша

Районда терлекчелек объектларын карау һәм фермаларның хезмәт коллективлары белән очрашулар дәвам итә.

(Аксубай, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Аксубай», Зинаида Леонтьева). Татарстанның Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов Яңа Ибрайда Ильяс Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгында булды, роботлаштырылган ферма төзелешенең барышы белән танышты. Бу хакта район газетасы яза.

Шулай ук Камил Гилманов Иске Ибрайда Марат Сафин крестьян-фермер хуҗалыгында да булды, үзгәртеп корылганнан соң терлекчелек корпусын карады, шулай ук «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенең сөтчелек комплексында, таналар тоту өчен төзелгән мәйданчыкны да карады, диелә хәбәрдә.

Район җитәкчесе әлеге терлекчелек предприятиеләренә уңай бәя бирде һәм аларны алга таба үстерү буенча тәкъдимнәрен әйтте.


news_right_1
news_right_2
news_bot