news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы башлыгы социаль приютка матбугатка язылу бүләк итте

Камил Гыйльманов "Татмедиа"нең "#2017 елга язылу бүләк ит" акциясендә катнашты.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов "Татмедиа"нең "#2017 елга язылу бүләк ит" акциясе катнашучысы булды.

Камил Гыйльманов Аксубайның “Хыял” социаль приютында тәрбияләнүче балаларга һәм яшүсмерләргә "Салават күпере" һәм "Идел" журналларын яңа ел бүләге итеп яздырды.

Акция шартлары буенча Аксубай районы башлыгы да "Татмедиа" холдингы бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысына автографлы махсус уенчык та элеп куйды.

Мәгълүм булганча, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте якыннарыңа һәм социаль оешмаларга төрле матбугат басмаларын бүләккә яздырту мөмкинлеген бирүче акцияне дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100