Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай районы башлыгы: Авылга ярдәм итә торган законнар күбрәк кабул ителсен иде
Аксубайда сайлау участогында сайлаучыларның температурасын үлчиләр, кулларга антисептик сиптерәләр һәм металлодетектор белән тикшерәләр.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Аксубай», Людмила Жаренова). Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов әйтүенчә, ул авылга ярдәм йөзеннән күбрәк законнар кабул ителсен өчен тавыш биргән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Бүген 572 нче сайлау участогында Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов хатыны белән бергә тавыш бирде. Тулаем тавыш бирү процедурасы ун минуттан да артмый. Кулларына тавыш бирү бюллетеньнәрен алып, алар аерым кабиналарга үттеләр — ил тормышында хәлиткеч карарларны һәркем, статусына һәм гаилә хәленә карамастан, үзе кабул итәргә тиеш.
Участок бинасына сайлаучыларны температураны үлчәгәннән, кулларны антисептик белән эшкәрткәннән һәм металлодетектор белән тикшергәннән соң гына керттеләр.
Камил Гилманов участокларда тавыш бирү көннәрендә террорчылыкка каршы кабул ителгән чаралар һәм катгый санитар таләпләрнең һәркем өчен мәҗбүри булуын билгеләп үтте.
«Булачак парламентның яңа составы авыл кешесенә, авыл территорияләренә ярдәм йөзеннән күбрәк законнар кабул итсен өчен, тотрыклылык өчен тавыш бирәм. Бүген безнең Аксубай халкы тавыш бирүләрдә актив катнаша һәм яңа сайланган депутатлар тарафыннан кабул ителәчәк законнарның күп балалы гаиләләр өчен эшләячәгенә ышана. Социаль яктан якланганнары күбрәк булсын һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы тармагына юнәлтелсен иде», — дип сөйләде район башлыгы.
Тавыш биргәннән соң Камил Гилманов сайлауларның ил өчен мөһим сәяси вакыйга булуын әйтте. Аксубайлыларның алдагы ике көндә актив тавыш бирүләрен билгеләп үтте һәм бүген дә сайлау участокларына килергә чакырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз