news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районы башлыгы 32 шәкерткә студент билетлары тапшырды

Сайлау көннәрендә Аксубай техникумында шәкертләрне беренче курска тантаналы кабул итү булды.

Аксубай районы башлыгы 32 шәкерткә студент билетлары тапшырды
"Аксубай-информ"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Аксубай», Людмила Жаренова). Бүген Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов 32 шәкерткә студент билетларын тапшырган. Бу хакта район басмасы яза.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар көнендә Аксубай техникумында студент билетлары тапшырдылар.

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов сайлау участокларын йөреп чыкты. Ул 571 нче сайлау участогы урнашкан Аксубай универсаль технологияләр техникумында да булды. Территориаль сайлау комиссиясе рәисеннән — сайлаучыларның активлыгы һәм полиция хезмәткәреннән сайлау участогында барысы да тынычмы-юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Алар, сайлаучылар актив тавыш бирәләр, тәртип бозулар юк, дип белдерделәр.

Сайлау көннәрендә Аксубай техникумында шәкертләрне беренче курска тантаналы кабул итү булды. Тантанада Камил Гилманов та катнашты.

Район башлыгы 32 шәкерткә студент билетлары тапшырды, аларга иң җылы теләкләрен җиткерде, республиканың һәм илнең киләчәге аларга бәйле булуын билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot