news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районы авылларында иҗат хисабы башлана

Эстафетаны район мәдәният бүлеге оештыра.

(Аксубай, 12 февраль, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубай районында “Туган җирем, синең белән горурланам һәм сөенәм“ проекты кысаларында бүген җирлекара эстафета башлана, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.

Аны район башлыгы Камил Гилманов хуплавы белән районның мәдәният бүлеге оештыра.

Аның максаты – күркәм йолалар, данлыклы якташларыбыз һәм Аксубай җирен таныткан хезмәтчәннәр турында сөйләү. 

news_right_1
news_right_2
news_bot