news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай район башлыгы кубогына волейбол буенча турнирда эчке эшләр бүлеге җиңү яулады

Мәгариф бүлегенең беренче командасы – икенче, муниципаль хезмәткәрләр өченче урыннарда.

(Аксубай, 14 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубай район башлыгы кубогына ир-атлар арасында волейбол буенча турнир узды, дип яза җирле басма.

Күчмә кубокны алуда җиде волейбол командасы көч сынашты. Шул исәптән мәгариф бүлегенең ике командасы, АТУТ, эчке эшләр бүлеге, муниципаль хезмәткәрләр, мәдәният бүлеге, электр челтәрләре командалары. Мәйданда күтәренке мохит хөкем сөрде. Бу көнне спорт залына килүчеләр волейболчылар өчен җан аттылар. Киеренке уеннар нәтиҗәсендә иң көчле дүрт команда ярымфиналга чыкты. Эчке эшләр органнары һәм мәгариф бүлегенең икенче командасы арасындагы көч сынашулар – полиция хезмәткәрләренең, хакимият һәм мәгариф бүлегенең беренче команда уенчылары арасындагы ярыш мәктәп хезмәткәрләренең көчлерәк булуын күрсәтте. Финал очрашулары тагын да кискенрәк үтте. Нәтиҗәдә эчке эшләр бүлеге дружинасы җиңү яулады. Мәгариф бүлегенең беренче командасы – икенче, муниципаль хезмәткәрләр өченче урыннарда.

Район башлыгы Камил Гилманов, ярышларда катнашучыларны сәламлап, эшчеләрнең спорт белән шөгыльләнүе зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады.
– Спорт – ул сәламәтлек һәм хезмәт нәтиҗәсе, – дип тә өстәде. Бүләкләү тантанасы сөенечле һәм позитив мохиттә үтте. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре район башлыгы кубогына ия булдылар. Барлык призерларга да Мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды. Хөкемдарлар коллегиясе фикере буенча Илсур Сафин, Станислав Зайцев, Айрат Гайнуллин һәм Олеся Иванова иң нәтиҗәле уенчылар буларак танылдылар.
Фотогалерея

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100