news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай муниципалитетлары башлыклары Президенттан машиналар алдылар

Республикада җирле үзидарәгә ярдәм күрсәтү программасы буенча ел саен яңа автомобильләр тапшырыла.

(Аксубай, 14 сенябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина яңа “Шевроле Нива“ хезмәт машиналары ачкычларын алдылар, дип яза җирле басма.

Республикада җирле үзидарәгә ярдәм күрсәтү программасы буенча ел саен яңа автомобильләр тапшырыла. Ачкычлар тапшыру тантанасында Валерий Николаев Президент Рөстәм Миңнехановның шәхсән үзенә җирле үиздарәгә ярдәм күрсәтү программасы өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, нәкъ менә Урмандеево авыл җирлеге республикада беренчеләрдән булып яңа башкарма комитет бинасында эшли башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100