news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай муниципаль районы советы утырышында башкарылган эшләр буенча хисап тоттылар

Бюджет үтәлеше 763785,2 мең сум, чыгымнар буенча 747212,6 мең сум күләмендә хисап бертавыштан расланды.

Аксубай муниципаль районы советы утырышында башкарылган эшләр буенча хисап тоттылар
aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/rayon-sovety-utyryshy

(Аксубай, 30 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубайда Камил Гилманов җитәкчелегендә Аксубай муниципаль районы советының XXVIII нче утырышы булды. Утырышта депутат корпусы кайбер мәсьәләләрне карады һәм раслады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Финанс бюджет палатасы Рәисе урынбасары Зифа Ядгәрова депутатлар корпусы алдында 2018 елда район бюджеты үтәлеше турында хисап тотты. Бюджет үтәлеше 763785,2 мең сум, чыгымнар буенча 747212,6 мең сум күләмендә хисап бертавыштан расланды.

Контроль-хисап палатасы рәисе Габделәхәт Салихов Контроль-хисап Палатасының эше турында хисап тотты.

Совет утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай муниципаль районы буенча бүлеге эше турында, 2019 елга район милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планы турында фикер алыштылар, Советның "Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәнең яңа редакциясе турында"гы карарына үзгәрешләр кертелде.

Депутатлар тәкъдим иткән керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү нәтиҗәләре турында район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова хисап тотты.

news_right_1
news_right_2
news_bot