news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай муниципаль хезмәткәрләре Татарстан профсоюзлары алтын кубогына ия булган

Турслет актив ял итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ысулы буларак спорт-сәламәтләндерү туризмын популярлаштыру кысаларында оештырылган.

(Аксубай, 2 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай районы муниципаль хезмәткәрләре командасы Россия Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзларының республика оешмасы линиясе буенча "100 юл" турслеты җиңүчесе булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Турслет актив ял итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ысулы буларак спорт-сәламәтләндерү туризмын популярлаштыру кысаларында оештырылган һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Аксубай районын район башкарма комитетының бүлек начальниклары арасыннан Борис Соломонов, Радик Канәфин, Алексей Тимирясов административ комиссиянең җаваплы секретаре Николай Камбулов җитәкчелегендәге команда тәкъдим итте.

Барлык сынауларны уңышлы үтеп, команда районга җиңүче дипломы һәм алтын кубок алып кайткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100