news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай мәктәпләрендә - гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы

Укучылар белән сугыш һәм эчке хезмәт ветераннары советлары вәкилләре очраша.

(Аксубай, 20 февраль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова.) . Аксубай мәктәпләрендә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәпләрдә “Батырлык дәресләре“ үтә, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.

Укучылар белән сугыш һәм эчке хезмәт ветераннары советлары вәкилләре очраша. Шул көннәрдә Аксубайның 2нче мәктәбендә “Батырлык дәресләре“ үтте. Балалар белән Әфган сугышы ветераны Гомәр Хәйруллин, эчке эшләр бүлеге ветераннары Советы рәисе Шамил Сәхабетдинов һәм ПДН инспекторы Игорь Белов очрашты. Аксубайның 3нче мәктәбендә айлык кысаларында 3 сыйныфта класс сәгате узды. Балалар “Илнең иминлеге кемгә бәйле?“ дигән сорауга җавап бирергә тырыштылар. Тарихи тамырлар, дәүләт символлары турында сөйләделәр. Практик эш тә кызыклы үтте. Укучылар дәүләт әләмен һәм гербын ясадылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot