news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай кызы самбо буенча Бөтенроссия ярышларыннан зур җиңү белән кайтты

Ольга Шугаева өченче урынны алды һәм Россиянең иң көчле өч самбочысы арасына керде.

(Аксубай, 18 октябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Мәскәү янындагы Раменск шәһәрендә дүрт көн дәвамында 2002-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Россия Беренчелеге ярышлары үтте. Татарстанның өч спортчысы белән бергә Ольга Шугаева Идел буе федераль округын тәкъдим итте, дип яза җирле басма.

56 килограммлы авырлык категориясендә 39 самбочы катнашты. Тренер Александр Скворцовта тәрбияләнгән спортчы өченче урынны алды һәм Россиянең иң көчле өч самбочысы арасына керде. Афәрин, Ольга, сине бөтен Аксубай, Татарстан һәм Идел буе округы халкы котлый һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр алып килүеңә ышана, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100