Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай кызлары мини-футбол буенча зональ этап җиңүчесе булдылар
Аксубайлылар мәйдан хуҗалары белән очраштылар һәм аларны 3:1 исәбе белән җиңделәр.
(Аксубай, 26 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Болгарда II укучылар спартакиадасының мини-футбол буенча зональ этабы узды. Зональ беренчелектә 2003-2004 елларда туган кызлар катнашты. В.Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә белем алучы кызлар ярышларда районны тәкъдим иттеләр, дип яза җирле басма.
Аксубайлылар мәйдан хуҗалары белән очраштылар һәм аларны 3:1 исәбе белән җиңделәр. Түбән Кама һәм Алексеевск районы командалары капкаларына 5әр туп кертеп, үз капкаларына берәр туп кына керттерделәр. Чистай футболчылары белән очрашу 4:1 исәбе белән тәмамланды. Нәтиҗәдә Аксубайның 1 нче мәктәбе спорт дружинасы турнир таблицасында үзеннән соң Чистай һәм Болгар командаларын калдырып, зональ этап җиңүчесе булды.
– Зональ турда безнең кызлар искиткеч җиңү яуладылар, – дип ярыш нәтиҗәләренә йомгак ясады 1 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Валерий Павлов. – Елена Горбатова, Алина Яругина, Мәликә Галимова, Кристина Семенушкина, Ангелина Яругина, Наталья Герасимова, Виктория Егорова, Полина Егорова (капкачы) һәм Дарья Леонтьева яхшы уен күрсәттеләр. Алда катлаулырак этап – спартакиада финалы көтә. Анарга җитдирәк әзерләнергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз