news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай кырларында бөртеклеләрне урып-җыю эшләре тулы көченә бара

Аксубай аграрчылары яңа ашлыкны Чистай, Шенталы һәм Нурлат элеваторларына озата.

(Аксубай, 6 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай районының милекчелекнең барлык формалары хуҗалыкларында бөртеклеләрне урып-җыю тулы көченә бара. Район аграрчылары моның өчен матур көннең һәр сәгатеннән файдаланырга тырышалар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

–Бүгенге көнгә район кырларының 2870 гектары урып-җыелган, 9746 тонн иген суктырып алынган, уңыш гектарыннан 34 центнерны тәшкил итә, – дип шәрехләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин.

Сосновка артындагы басу буйлап кыр кораблары тигез рәт булып бардылар. Биредә 2600 гектар мәйданда 15 комбайн эшли, аларның барысы да яңа диярлек. "Полесье" басуга өченче сезон гына чыккан, "Акрос-585" - бөтенләй беренче тапкыр.  

Рөстәм Гатин сүзләренә караганда, «Волга Селект» район авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында уракта алдынгылар исәбендә. Тагын 13 мең гектардан бөртекле культураларны, 2 мең гектардан рапсны җыеп аласы бар. Һава торышы яхшы торса район игенчеләре бөртекле культураларны җыеп алуны ике атналык срокта тәмамларга ниятлиләр. Аксубай аграрчылары яңа ашлыкны Чистай, Шенталы һәм Нурлат элеваторларына озаталар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100