news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай китапханәсендә Корея студентлары кунак булды

Алар автостоп белән Алексеевск-Чистай-Аксубай-Бөгелмә маршруты буенча сәяхәт кылган.

(Аксубай, 4 июль, «Татар-информ», «Аксубай», Зинаида Леонтьева). Аксубай үзәк китапханәсенә Казан университеты студентлары төркеме килде.

Кунак студентлар — Көньяк Корея гражданнары. Алар автостоп белән Алексеевск-Чистай-Аксубай-Бөгелмә маршруты буенча сәяхәт кылдылар.

Үзәк китапханә директоры Ирина Телешева кунаклар белән китапханә буенча экскурсия үткәрде. Кунаклар Аксубай китапханәсенең бүлекчәләрендә булдылар, хезмәткәрләр аларга китапханә эшчәнлеге турында сөйләделәр. Яшьләр күргәзмәләрне, китапларны, гәзитләрне, балалар өчен китап-уенчыкларны, өстәл китапларын карады.

Яшьләр һөнәри медицина һәм педагогик белемгә ия булсалар да, Казан югары уку йортында укуларын дәвам итә. Рус телен камилләштерү өчен автостоп белән Татарстан буенча сәяхәткә чыкканнар, диелә район газетасы хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100