news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай китапханәсе хезмәткәре "Җәлил укулары" Халыкара әдәби бәйгесендә призер булды

Республика башкаласыннан ул өченче дәрәҗә Диплом, бүләкләр һәм якты тәэсирләр алып кайтты.

(Аксубай, 27 декабрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). "Җәлил укулары" Халыкара әдәби конкурсында Аксубай китапханәсе хезмәткәре Анна Бикмуллина призер булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Халыкара бәйгедә Россиянең барлык төбәкләреннән һәм чит илләрдән дүрт меңнән артык катнашучы көч сынашты. Анна Казанда укуларның финал этабында катнашып, "Муса Җәлил шигыре рус телендә" номинациясендә өченче урынны алды.

Ул Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган тантаналы чарада чыгыш ясады. Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында оештырылган театральләштерелгән бию - тамашада "Без әле һаман көләбез" дип исемләнгән шигырьләр укыды.

Республика башкаласыннан ул өченче дәрәҗә Диплом, бүләкләр һәм якты тәэсирләр алып кайтты.

news_right_1
news_right_2
news_bot