news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай китапханәчеләре 12 сәгатьлек эш графигына күчте

Ялны болай оештырганда эшче яшьләр өчен китапханәгә үз төркемнәре белән килә алу мөмкинлеге туачак.

(Аксубай, 18 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай китапханәчеләре 12 сәгатьлек эш графигына күчте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева сүзләренә караганда, мондый график буенча эшләү теләге күптәннән туган булган. Хәзер балаларын бакчадан алып кайтканда китапханәгә кергән әти-әниләр, ашыкмыйча, иркенләп китап сайлый алалар.

Шулай ук балалар сәнгать мәктәбеннән кайтучы балалар да. Моннан тыш, китапханәчеләр кичке укулар оештыру уе белән дә янып йөриләр.

Ялны болай оештырганда эшче яшьләр өчен китапханәгә үз төркемнәре белән килә алу мөмкинлеге туачак, ә балалар кышкы озын кичләрне әниләре белән биредә ял итеп үткәрә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot