Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай икътисадчысы иң яхшы авыл хуҗалыгы белгече дип танылды
Равил Таһиров «Аксубай» агрофирмасына нигез салынган көннән алып хезмәт куя.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). «Аксубай» агрофирмасы җәмгыятенең баш икътисадчысы Равил Таһиров «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» Грантына дәгъвачылар бәйгесендә «2016 елның иң яхшы икътисадчысы» категориясендә җиңүгә иреште, дип хәбәр итә «Авыл таңнары».
Аның эш тәҗрибәсе бай. Иске Татар Адәмсуы авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Лаеш совхоз техникумына хисапчы-икътисадчы бүлегенә укырга керә. Ике елдан диплом ала, аннан соң Кораллы көчләр сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач яшь белгечне Киров исемендәге колхозга баш икътисадчы итеп билгелиләр. Аңа зур өметләр баглана һәм ул аны намуслы хезмәте белән аклый. Хуҗалык терлекчелек буенча да, игенчелектә дә районда алдынгылар рәтендә була. Бу уңышта икътисад хезмәткәренең дә өлеше бар. Авыл хуҗалыгы предприятиесенә берничә үзгәртеп коруны кичерергә туры килә. Әмма үз эшләренә тугры белгечләргә һәркайда да таләп зур. Равил Таһиров «Аксубай» агрофирмасына нигез салынган көннән алып хезмәт куя.
Равил Таһиров – эштә генә түгел гаиләсендә дә үрнәк ир, кайгыртучан әти. Хәләл җефете белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз