Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай игенчеләре көзге культураларны чәчүгә керештеләр
Агымдагы елда безнең район игенчеләренә 14 мең гектардан артык мәйданга көзге культуралар чәчү йөкләнгән.
(Аксубай, 19 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). “Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалы игенчеләре көзге культураларны чәчүгә районда беренчеләрдән булып керештеләр, дип яза район газетасы.
Агымдагы елда безнең район игенчеләренә 14 мең гектардан артык мәйданга көзге культуралар чәчү йөкләнгән. Шул исәптән: 13 мең гектардан күбрәк мәйданны – көзге бодай, 750 гектарны көзге арыш биләячәк.
“Восходящая заря“ АФның “Аксубай“ филиалында 2500 гектарга көзге культуралар чәчү планлаштырылган. Шул исәптән 2000 гектарга – көзге бодай, 500 гектарга – көзге арыш. “Трудолюбово“ бүлегендә көзге чәчү эшләре колач алган.
Трудолюбово артындагы кара туфраклы басу авыл урамыннан ук күренеп тора. Күрше район белән чиктәш иң ерак ноктада ике агрегат көзге бодай чәчү белән мәшгуль. Аларга Анатолий Антонов һәм Александр Зубрилкин идарә итә.
Кыр хезмәтчәннәре Анатолий Енилин һәм Аксубай техникумын тәмамлаган Семен Фомин, Андрей Тимофеев чәчү комплексларына хезмәт күрсәтәләр. Механизатор Евгений Ирдулкин һәм Николай Крайнов агрегатларга складтан орлык ташып торалар.
– Безнең бурыч – киләсе ел уңышына зур өмет баглау өчен көзге культураларны оптималь агротехник срокларда чәчеп бетерү, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Фәнис Хәмидуллин. – Чәчү комплекслары бердәм эшли. Бу бүлектә көзге бодай чәчү төгәлләнү стадиясендә, чиратта – “Смена“ бүлеге территориясендә көзге арыш чәчү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз