news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай игенчеләре бөртекле культураларны җыюга кереште

Беренче көнне 40 гектар суктырганнар.

Аксубай игенчеләре бөртекле культураларны җыюга кереште
aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/rayonda-brtekle-kulturalarny-yyu-bashlandy

 (Аксубай, 29 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Бу атнада Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында, республикада беренчеләрдән булып, "Аксу Агро" агрофирмасы игенчеләре бөртекле культураларны җыюга кереште. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Нива" бүлекчәсендә (Кисы авылы артында) урнашкан алты йөз гектардан артык арпа участогы калганнарыннан да иртәрәк өлгергән. Беренче көнне 40 гектар суктырганнар, икенче көнне иртәдән үк алты комбайн эшли.

Алар белән тәҗрибәле экипажлар идарә итә. Кыр корабларының техник торышына шикләнергә туры килми – алдагы көнне аларның тулы әзерлеген тикшерү узды. Комбайннар, бункерларны яңа уңыш белән тутырып, алтын кыр буйлап салмак кына һәм ышанычлы баралар. 

– Арпа уңышы гектардан 30 центнердан артык тәшкил итә, - дип сөйләде авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илхать Яруллин. - Ашлыкның беренче партиясе (450 тонна) терлекчелектә, югары сыйфатлы азык әзерләү өчен файдаланылачак.

Икмәк төялгән автомобильләр агрофирманың сөт комплексына җибәрелә. Ә ул кышын сыерлар өчен алыштыргысыз туклыклы азык булачак. Мондый әзерлекнең уңай ягы бөртеклеләрне иртә җыюга китерә. Урып-җыю никадәр иртәрәк башланган саен, иртәрәк тәмамланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100