news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай игенчеләре алдында 24 мең гектар мәйданга сабан культуралары чәчү бурычы тора

Районда күпьеллык һәм сабан культураларын тукландыру тулысынча тәмамланган.

(Аксубай, 12 май, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубай районы кырларында язгы кыр эшләре тулы көченә бара, дип  яза җирле басма.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күпьеллык һәм сабан культураларын тукландыру тулысынча тәмамланган, планлаштырылган мәйданның 80 процентында сабан культураларын тырмалау, яртысында туңга сөрелгән җирләрне тырмалау үткәрелгән.

Быелгысы язда район игенчеләре алдында 24 мең гектардан артык мәйданга сабан культуралары чәчү бурычы тора. Чәчү агрегатлары туктаусыз эштә, җир хезмәтчәннәре яхшы һава шартларыннан максималь файдаланырга тырышалар. Бүгенгесе көнгә 7,5 мең гектардан артык җир чәчелгән инде. Шул исәптән: 800 гектарга якын мәйданга – сабан бодае, 700 гектарга – арпа, шулай ук борчак һәм вика, 600 гектардан артык мәйданга азык культуралары (берьеллык үләннәр һәм азык катнашмалары), 1,5 мең гектарга якын җиргә техник культуралар (шикәр чөгендере, көнбагыш) чәчелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100