news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай хезмәтчәннәре Казан ярминкәләрендә 2 миллион сумлык азык-төлек сатып киткән

Ярминкәләр халыкны бәяләре белән кызыктыра.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ) Һәр атна саен ялларда Татарстан районнары Казанда ярминкәләргә авыл хуҗалыгы продукциясен сатарга килә. Аксубай районы үткән ялларда казанлыларга 2,2 миллион сумлык азык-төлек сатып киткән, дип хәбәр итә район газетасы

Ярминкәләр халыкны бәяләре белән кызыктыра. Аксубай фермерлары 32 сәүдә ноктасы оештырган. Ярминкәдә алар бер килограмм бәрәңгене 10 сумнан, 1 литр сөтне 28 сумнан саткан. Шулай ук акмай, кабак сатучылар янында да һәрвакыт зур чиратлар җыела. Аксубайда пешерелгән ипи, бәлешләр, печеньеларны да яратып алалар. Ит тә яхшы үтә.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре атна саен ярминкәләрне күзәтеп тора, аксубайлылар оештырган ярминкәгә алар югары бәя биргән. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100