news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай гражданнар оборонасы штабы махсус укуларга әзерләнә

Гражданнар оборонасы хезмәтләрен оештыру һәм планлаштыру буенча документларны өйрәнүгә дә аерым игътибар биреләчәк.

Аксубай гражданнар оборонасы штабы махсус укуларга әзерләнә
aksubayevo.ru/

(Аксубай, 28 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Сентябрь аенда Аксубай муниципаль районында гражданнар оборонасы штабы, эвакуация органнары, гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм территориаль берләшмәләре белән махсус укулар узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район башлыгы Камил Гилманов белән килешү нигезендә, районга әлеге мөһим чарага әзерләнүдә методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Наил Гәрәев килде.

Дүрт көн дәвамында район җитәкчелеге белән гражданнар оборонасын оештыру, алып бару мәсьәләләре һәм республика норматив базасын өйрәнү, Гражданнар оборонасы территориаль берләшмәләре командирлары, Гражданнар оборонасы хезмәтләре, эвакуация кабул итү комиссияләре әгъзалары, эвакуация кабул итү пунктлары башлыклары, гадәттән тыш хәл булган очракта халыкны турыдан-туры торак пунктларга чыгарулар буенча дәресләр оештырылачак.

Шулай ук гражданнар оборонасы хезмәтләрен оештыру һәм планлаштыру буенча документларны өйрәнүгә дә аерым игътибар биреләчәк.

23-28 сентябрьдә узачак команда-штаб өйрәнүләрендә район халкының реакциясе һәм гамәлләре тикшереләчәк. Аксубай районына гадәттән тыш хәл булган очракта Түбән Камадан 72 мең кеше киләчәк һәм район эвакуацияләнгән халыкны кабул итәргә һәм урнаштырырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100