news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай егетләре шахмат турнирында җиңде

Әтисе истәлегенә ярышны оештыручы Геннадий Горбунов көрәш нәтиҗәләренә йомгак ясап, уенда катнашучыларга рәхмәтен белдереп, бүләкләр тапшырды.

(Аксубай, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева).  Аксубайның 2 нче номерлы урта мәктәбе базасында Татарстанның танылган физик культура хезмәткәре Валерий Горбунов истәлегенә шахмат буенча ачык турнир уздырылды. аксубай егетләре уңышлы уен күрсәтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биш ел элек арабыздан вакытсыз китсә дә, ул башлаган эшләр бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Турнирда катнашучыларның саны елдан-ел арта, географиясе киңәя бара. Катнашучылар арасында мәктәп укучыларыннан алып ветераннарга кадәр яшь аралыгындагы кешеләр бар. Бу юлы да биш районнан шахмат яратучы вәкилләр килгәннәр иде. 

Ир-атлар арасында аксубайлы Тимур Магизов өченче урынны алды. 2001-2003 нче елгы уенчылар арасында киеренке көрәш барды. Бу уенда Максим Борисов беркемгә дә беренчелекне алуга өмет калдырмады. Аксубай командасыннан Данила Маклаков, күрше Чирмешән районы егетеннән азга гына калышып, өченче урынны яулады. Кызлар арасындагы шул яшьтәге шахматчылар арасында Юлия Муртазина төп призга лаек булды.

Турнир кысаларында шашка уеннары да үтте. Иң яхшы нәтиҗәләргә аксубай шашкачылары Алия Төхвәтуллина, Эльвира Әхмәтҗанова, Юлия Борисова иреште.

Әтисе истәлегенә ярышны оештыручы Геннадий Горбунов көрәш нәтиҗәләренә йомгак ясап, уенда катнашучыларга рәхмәтен белдереп, бүләкләр тапшырды.

Турнирны оештыруда мәктәп директоры Энҗе Туктарова, спорт һәм яшьләр эше бүлеге зур ярдәм күрсәтте. Геннадий Валерьевич шулай ук әтисенең элеккеге коллегасы Рамил Мингуловка иганә ярдәме күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде.

Призлы урыннарны алучыларга Грамоталар, медальләр, җиңүчеләргә кубок тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100