news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай егетләре хәрби хезмәткә Мәңгелек ут яныннан китте

Татарстан Хәрби комиссариатының җыелу пунктына 18 егет китте.

Аксубай егетләре хәрби хезмәткә Мәңгелек ут яныннан китте
http://aksubayevo.ru

(Аксубай, 17 октябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай районында хәрби хезмәткә чакырылучыларны Татарстан Хәрби комиссариатының җыелу пунктына Мәңгелек ут яныннан озаттылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Егетләрне традиция буенча хөрмәт белән, хәер-фатиха биреп озаттылар. Озату урыны гына үзгәрде — тантана Дан монументы территориясендә Мәңгелек ут алдында узды. Озату хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында куркыныч вирус авыруы таралуга юл куймау шартларында узды.

Бу көнне Татарстан Хәрби комиссариатының җыелу пунктына 18 егет китте. Армиягә озату тантаналы шартларда узса да дулкынлану үзен сиздерде. Дан монументы каршындагы мәйданда озатырга килүчеләр бик күп җыелган иде. Алар чакырылыш егетләренә адресланган сүзләрне игътибар белән тыңладылар.

Булачак солдатларның якын кешеләре белән бергә аларны хәрби көчләр сафларына озатырга район җитәкчелеге, оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре дә килгән иде. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин иртәгесе солдатларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Автобуста урыннар алыр алдыннан район егетләренә кул сәгатьләре бүләк ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot