news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай егетләре Эчке эшләр министрлыгының коралсыз саклану чемпионатында алтын кубок алды

Алдагы елларда алар дзюдо, бокс, кул көрәшләре буенча беренче урында кубок ияләре булган иде.

Аксубай егетләре Эчке эшләр министрлыгының коралсыз саклану чемпионатында алтын кубок алды
Фото Россия ЭЭМның Аксубай районы бүлеге архивыннан алынды.

(Аксубай, 3 апрель, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Түбән Кама шәһәрендә узган Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге командасы Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының коралсыз саклану чемпионатыннан алтын кубок алып кайтты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аксубай полиция хезмәткәрләре командасы Татарстан Эчке эшләр министрлыгының полиция хезмәткәрләре арасында иң яхшы көрәшчеләр икәнлеген берничә ел рәттән раслап килә. Алдагы елларда алар дзюдо, бокс, кул көрәшләре буенча беренче урында кубок ияләре булган иде.

Быел да бүлек данын 5 хезмәткәр яклады һәм алар үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр һәм призерлар булып танылды: Евгений Егоров( 62 кг га кадәр авырлыкта)- 3 нче урын, Илнур Сафин ( 90 кг га кадәр авырлыкта)- 3 нче урын, Илшат Хафизов ( 90 кг га кадәр авырлыкта)- 3 нче урын, Илсур Сафин (100 кг га кадәр авырлыкта) – 1 нче урын, Илшат Сибгатуллин (74 кг га кадәр авырлыкта)- 5 нче урыннарны яуладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100