Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай егете IV Агач сыннар фестивалендә җиңгән
Фестиваль Вологда өлкәсенең Тотьма шәһәрендә узган.
(Аксубай, 15 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары" , Ольга Макарова). “Җанланучы тарих“ IV Агач скульптуралар фестиваленнән “ТР Аграр яшьләр берләшмәсе“ Аксубай бүлеге активисты, рәссам-оста Андрей Бикмуллин искиткеч җиңү белән кайтты, дип яза җирле басма.
Фестиваль Вологда өлкәсенең Тотьма шәһәрендә узган. Андрей бәйге турында кайдан белүе, нинди авырлыклар белән очрашуы, ни белән таң калуы турында сөйләде.
– Бәйге белән танышу тарихы минем өчен очраклы рәвештә генә башланды, – дип белдерде ул. – Феодосий Тотемский – Аксубай яклаучысы турында мәгълүматлар эзләгәндә агач скульптуралар кисеп ясау фестивале турында мәгълүматка тап булдым.
Ул Тотьма шәһәрендә ел саен уздырыла, анда Россиянең төрле почмакларыннан осталар катнаша ала булып чыкты. Проектның эскизларын җибәргәннән соң, мин көтмәгәндә чакыру алдым. “Теманы үзенчәлекле күрү“ – дип язганнар иде оештыручылар.
– Тотьмага кадәр ара якын түгел. Курыкмадыңмы?
– Юк. Юл җиңел түгел иде, әлбәттә. Без анда кадәр күчеп утырып, туктап 2 тәүлек бардык. Ике бензин пычкы, болгарка һәм башка инструментлар һәм кирәк-яраклар булган багажны да өстәгез шуңа. Әмма бу сәяхәттән алынган хис-кичерешләр белән чагыштырганда берни түгел.
Мине иң беренче гаҗәпләндергәне, Вологдада поезддан чыгуга – кислород белән тулган төньяк һавасы. Һәм әлбәттә инде, бөтен детальләр сакланып калган иске рус матурлыгы.
Тотьма – 10 меңгә якын кеше яшәгән зур булмаган шәһәрчек. Әмма ул – Рус Төньягының тарихи һәм мәдәни үзәге. Анда алты (!) музей, тагын берничәсе район территориясендә. Православие чиркәүләре, торак һәм административ биналар, сәүдәгәрләр йортлары уникаль архитектура мирасын тәшкил итә.
Әмма минем күңелемне кисеп ясалган йөзлекләр яулап алды. Гаҗәеп, үзенчәлекле бизәкләр XVI-XIX гасырларда ук ясалган, һәм алар үзләренең матурлыкларын бүгенгесе көндә дә югалтмаган. Тотьма кешеләре – олылар да, балалар да – бик ачык һәм кунакчыл кешеләр, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
– Бәйге ничек узды?
– Бәйге 5 көн дәвам итте һәм фестиваль белән тәмамланды. Мәскәүдән, Владимирдан, Череповецтан һәм башка шәһәрләрдән осталар катнашты. 5 көн дәвамында барган эш нәтиҗәсе итеп Сухона елгасы ярында кызыклы агач фигуралар пәйда булды, алар, мөгаен, күпсанлы тамашачыларны үзенә җәлеп итәр.
Бәйге комиссиясен Череповец университеты профессоры җитәкләде. Һәм, жюри сүзләренчә, “рәссам-скульпторлар безгә дөньяны үзенчәлекле күрү һәм Тотьма тарихына яңа караш бүләк иттеләр“.
Андрей бензин пычкы һәм шомарту аппараты ярдәмендә буе ике метр һәм киңлеге 1 метр булган чыршы бүрәнәләреннән “Тотьманың тарихи мирасын – сакларга“ скульптурасын ясаган. Тотьма рәсеме аны саклаган сыман ике уч төбендә сурәтләнгән.
Ә өстә шәһәрнең зирәк җитәкчелеген гәүдәләндергән ябалак урнашкан. Әлеге скульптура Аксубай егетенә уңыш алып килгән, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз