Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай егете хәрби бурычын үтәгән өчен Батырлык орденына лаек булды
Ул сугышчан бурычларны хезмәт командировкалары вакытында үтәве турында бәян итте.
(Аксубай, 15 декабрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары" Людмила Жаренова). Аксубайның 2 нче мәктәбе чыгарылыш укучысы, утыз яшьлек Егор Крайнов хәрби бурычын үтәгән өчен Батырлык орденына лаек булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бүләкне аңа Ростов-на-Дону шәһәрендә үткән Көньяк хәрби округы Хәрби советы утырышында оборона министры урынбасары, Баш хәрби-сәяси идарә җитәкчесе генерал-полковник Андрей Картаполов тапшырды.
Бүләкләү тантанасыннан соң Егор кече ватаны Аксубайга, районда хөрмәткә лаек әти-әнисе – Лола Каримовна һәм Николай Федорович Крайновларны күрергә кыска вакытлы ялга кайтты.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Казан танк училищесына укырга керә, ике елдан оркштат чараларына бәйле Советлар Союзы Маршалы К.К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомумгаскәрләр команда училищесына күчерелә.
Ул Кавказ артына Россия гаскәрләренең 102 нче хәрби база (Россия гаскәрләренең әлеге төбәктәге бердәнбер базасы) төркеменә җибәрелә. Хәзер исә Егор капитан званиесендә Карачаево-Черкесскта 49 нчы Көньяк хәрби округы гомумгаскәрләр Армиясенең 34 нче аерым мотоукчылар бригадасында эзләнү батальонының эзләнү ротасы командиры булып хезмәт итә.
Башка хәрбиләр кебек, капитан Крайнов та күп сөйләргә яратмый. Нәкъ менә нинди хәрби бурычны һәм кайда үтәгәнен ул сер итеп калдырды. Әмма үзенең Көньяк хәрби округта хезмәт итүе, сугышчан бурычларны хезмәт командировкалары вакытында үтәве турында бәян итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз