news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай егете бадминтон буенча Бөтенроссия турнирында өч медаль алган

Ярышларда 18 яшьлек һәм яшьрәк өч йөз илледән артык спортчы катнашкан.

(Аксубай, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Светлана Ашаева). Аксубайлы Никита Мулеев бадминтон буенча «Түбән Новгород воланы» Бөтенроссия үсмерләр турнирында өч алтын медаль иясе булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышларга үз осталыкларын күрсәтергә Россиянең төрле төбәкләреннән 18 яшьлек һәм яшьрәк өч йөз илледән артык спортчы килгән.

Никита ялгыз уенда да, парлы һәм катнаш парлы чыгышта да шәп нәтиҗә күрсәтеп, пьедесталның беренче баскычына күтәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot