news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай эчке эшләр бүлегендә бер атанада хәтәр 57 хәбәр теркәлгән, арада җинаять билгелеләре дә бар

Барысына да хәмер гаепле

 (Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа елның беренче атнасында Аксубай эчке эшләр бүлегендә 57 хәбәр теркәлгән, шуларның өчесендә җинаять билгеләре бар.

Мөрәҗәгатьләрнең күпчелегендә бераз ”төшереп алган” шикле кешеләр һәм зыян күрүчеләр төп урынны алып тора.

Иске Ильдерякта яшәүче хатын-кыз исерек килеш үзе белән бергә яшәүче ир-атның аркасына пычак белән кадый. Зыян күрүче хастаханәгә китерелә. Яңа Чуаш Адәмсуы авылында Яңа елның беренче көнендә авылдашлар мөнәсәбәтләрен урамда тукмаклашып ачыкларга булалар. Ә Аксубайда яшәүче берәү яңа елда үз-үзенә кул салырга ниятли, аны үлем тырнагыннан алып калалар. Иске Кыязлыда бер табын артында кәеф-сафа корып утырган дуслар бер-берсенең автомобилен куып китәләр. Полиция хезмәткәрләре исерек машина куучыны тоткарлыйлар, дип яза Аксубай җирле басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot