news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай белгечләре һөнәри осталык ярышларында икенче урынны алган

Сертификат Чистай һәм Аксубай районнарының электр челтәрләре базасын ныгыту өчен тотылачак.

Аксубай белгечләре һөнәри осталык ярышларында икенче урынны алган
Авыл таңнары

(Аксубай, 1 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). "Сетевая компания" ААҖ филиалы - Чистай электр челтәрләре бригадасы Аксубай РЭСы аша һөнәри осталык ярышларыннан икенче урынны һәм өч миллион сумлык акчалата сертификат алып кайтты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу - республика ярышларында яңа технология буенча "Киеренке эш" бүлегендә аксубайлыларның беренче зур җиңүе, ләкин аңа алдагы елларда да "Сетевая компания" ААҖ ярышлары классик җиңүләр алып килде.

Бу төр ярышлар өч елга бер тапкыр уза һәм иң яхшы бүлекчәләрне ачыклый. Быел республика дәрәҗәсендә көрәшү хокукын безнең электр хезмәткәрләре Биләрдә Алексеевск РЭСы территориясендә Чистай электр челтәрләренең иң яхшы электромонтерлары арасында ярышларның зона этабында җиңгәннән соң алдылар. 

 Чистай электр челтәрләре җитәкчесе Александр Наумов сүзләренә караганда, ул Чистай һәм Аксубай районнарының электр челтәрләре базасын ныгыту, челтәр белгечләренең эш сыйфатын яхшырту өчен яңа махсус техника сатып алу өчен файдаланылачак.

Ә җиңүче командадагы һәр егет һәм кыз ел дәвамында премия рәвешендә шәхси бүләккә 25 процент өстәмә акча алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100