Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай баянчылары Мәскәү өлкәсендә узган музыкаль конкурста гран-прига ия булган
«Аксубай егетләре» триосы өч баянчыны — Ильяс Исмагыйлев. Никита Семёнов һәм Вадим Липатовны берләштерә.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә үткән балалар музыкаль конкурсында Аксубай баянчылары гран-при алды.
«Конкурста Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Казан яшь музыкантлары катнашты. Жюри Аксубайдан килгән баянчылар триосын аеруча югары бәяләде», — дип хәбәр итә ТР Традицион мәдәниятне үстерү ресурс үзәге.
«Татар халкының музыка сәнгате — Россиянең мәдәни казанышы» балалар музыка конкурсы татар композиторлары Нәҗип Җиһанов белән Рөстәм Яхинга багышланган иде. Оештыручылар — Орехово-Зуево шәһәр округы администрациясе һәм шәһәрнең Татар милли-мәдәни автономиясе.
«Аксубай егетләре» триосы өч баянчыны — Ильяс Исмәгыйлев. Никита Семёнов һәм Вадим Липатовны берләштерә. Коллектив Аксубай мәдәният йортында иҗат итә, җитәкчесе — Наилә Крайнова.
Трио конкурста «Егетләр биюе» фронт новелласын тәкъдим иткән.
«Аксубай егетләре» триосын Мәскәүдә үткән Татарстан көннәре концертына чакырырга тәкъдим ителгән. Фестиваль-конкурска килгән Татьяна Малышева — Муса Җәлилнең оныгы трионы үзләренең Татарстан концертларының берсенә чакырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз