news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясовка матбугатка язылу бүләк итте

Шул рәвешле ул район гәзитенә язылу кампаниясен хуплады.

 (Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Людмила Жаренова). Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов Бөек Ватан сугышы ветераны, районның Мактаулы гражданины Елисей Мурзич Тимирясовка 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу бүләк итте.

Шул рәвешле ул район гәзитенә язылу кампаниясен һәм кичәгесе көннән башланган язылу Ункөнлеген хуплады. Камил Камал улы, ветеранга гына түгел, үзенең әнисенә дә язылу рәсмиләштереп, “ТАТМЕДИА“ ачык җәмгыятенең акциясенә беренчеләрдән булып кушылды.

"Районның ничек яшәве, үсүе, авыл хезмәтчәннәренең ничек хезмәт куюы белән хәбәрдар булу өчен районда һәр йортка “Сельская новь“, “Авыл таңнары“, “Ял пурнасе“ гәзитләре килергә тиеш. Әти-әнисенә, янәшәдә яшәүче сугыш ветеранына, тыл хезмәтчәненә подписка рәсмиләштереп, районның һәр кешесе безне хупларга тиеш. Подписка рәсмиләштерү ул – иң олы бүләк, чөнки гәзит адресатка атнасына ике тапкыр киләчәк, бу аны алып укучы өчен дә, яздыручы өчен дә икеләтә күңелле", – дип билгеләп үтте район җитәкчесе.

Елисей Мурзич – педагогик хезмәт ветераны, ул озак еллар район ветераннары Советын җитәкләде, район гәзите – аның иң яратып укый торган басмасы икән, бу хакта ул горурланып әйтә. Ә инде аңа язылу кәгазен район башлыгы кулыннан алу – икеләтә бәхет.

"Гәзитне көтеп алам, бер генә җөмләсен дә төшереп калдырмыйча укып чыгам. Район гәзите белән озак еллар хезмәттәшлек итәм – еллар узу белән китапка кертелгән беренче язмаларым нәкъ менә аның битләрендә дөнья күрде", – дип сөйли ветеран.

“Сельская новь“, “Авыл таңнары“, “Ял пурнасе“ гәзитләренә язылу ункөнлеге кичәгесе көннән старт алды. Бары тик 11 декабрьгә кадәр генә район гәзитләренә ташламалы бәядән – 525 сум 72 тиенгә язылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100