Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай балалар поликлиникасын ремонтлауга 11 миллион сум акча бүлеп бирелгән
Бүгенге көндә безнең хастаханәдә табиблар белән 52 процент тәэмин ителгән.
(Аксубай, 14 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай яшь пациентларны яңа поликлиникада кабул итәләр. Республика балалар поликлиникасын ремонтлауга 11 672 100 сум акча бүлеп биргән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Районның 5072 баласына хезмәт күрсәткән дүрт табиб педиатр бүлмәсе дә монда урнашкан.
Бүгенге көндә безнең хастаханәдә табиблар белән 52 процент тәэмин ителгән. Педиатрлар алты булырга тиеш: дүртесе – кабул итүдә, берсе – стационарда, берсе балалар тудыру йортында эшләргә тиеш.
Бу атнадан Аксубай үзәк сырхауханәсендә яшь педиатр Гөлнара Хасәнҗанова эшли башлады. Дипломлы белгеч туган районына Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап кайтты, ул әлеге уку йортында максатчан юллама буенча белем алды.
Гөлнара Салихова 2013 елда 3нче Аксубай урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлады, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча югары балл туплаучы буларак, район башлыгы гранты белән билгеләп үтелде һәм конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча районнан медицина югары уку йортында белем алуга юллама алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз