Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай автоледиларын автоинспекторлар котлады
Автоледилар җылы котлау сүзләре һәм чәчәкләр өчен рәхмәт әйтте.
(Аксубай, 8 март, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай дәүләт автоинспекторлары бүген Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясе оештырды. Бәйрәм патруле район үзәгенең иң җанлы урынында — Октябрь урамында урнашты.
Дәүләт автоинспекторы Рамил Садыйков руль артында хатын-кыз булган автомобильләрне туктатты, бәйрәм белән котлады, аларга лалә чәчәкләре бүләк итте. Пассажир хатын-кызлар да игътибардан читтә калмады.
Дәүләт автоинспекторы белән бергә постта муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова да Аксубай хатын-кызларына шатлык бүләк итте, ул аларга Татарстан Дәүләт автоинспекциясе исеменнән котлау открыткалары тапшырды.
Автоледилар җылы котлау сүзләре һәм чәчәкләр өчен рәхмәт әйтте. Ә дәүләт автоинспекторы бәйрәмнәрдә дә, шулдай ук эш көннәрендә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юлларда игътибарлы һәм уяу булырга кирәклеген искәртте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз